Кызылорда өлкәсе җитәкчесе Казакъстан делегациясе составында Татарстанга килде

Визит программасында республика предприятиеләрендә булу, халыкара форумда катнашу, студентлар һәм республика җитәкчелеге белән очрашу каралган

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 28-29 ноябрьдә Кызылорда өлкәсе акимы Крымбек Кушербаев җитәкчелегендәге Казакъстан делегациясенең Татарстан Республикасына визиты уза.
Казакъстан Республикасының Кызылорда өлкәсе делегациясе визит кысаларында “ТАНЕКО” ААҖ, “ТАИФ –НК” ААҖ, “Алабуга” җитештерү тибындагы предприятие ААҖ, ИТ-парк, “Химград” технополисында булу каралган.
Моннан тыш, Казакъстан делегациясе вәкилләре “Евразия икътисади интеграциясе: уңышлар һәм проблемалар” халыкара форумы пленар утырышында катнаша, Казан федераль университетында Казакъстан студентлары белән очрашачаклар.
Кызылорда өлкәсе җитәкчелегенең Татарстан җитәкчелеге белән очрашуы да планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте