news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов җомга көнне Босния һәм Герцеговина вәкилләре белән очраша

2020 ел нәтиҗәләре буенча ике республика арасындагы товар әйләнеше 8,86 миллион доллар тәшкил иткән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Агымдагы атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговина вәкилләре белән очрашырга ниятли. Ике республика арасында файдалы икътисади хезмәттәшлекне активлаштыру фикер алышуның төп темасы булачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Иртәгә республика Президентының Босния һәм Герцеговина тышкы сәүдә һәм икътисади мөнәсәбәтләр министры белән очрашуы планлаштырылган. Сәфәр кысаларында шулай ук Хөкүмәтара совет утырышы да узачак. Товар әйләнеше күзлегеннән караганда, күрсәткечләр әле без теләгән дәрәҗәдә түгел. Безнең өчен бу киләчәккә перспективалы үсеш ноктасы», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча ике республика арасындагы товар әйләнеше 8,86 миллион доллар тәшкил иткән.

«Шунлыктан мондый сәфәрләр безгә экспорт-импорт юнәлешендә ныгырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә хезмәттәшлекнең иң зур юнәлеше – 2019 елда төзелгән „Россия вертолетлары“ килешүе кысаларында эшләү. Босния һәм Герцеговинаның таулы җирдә урнашуын исәпкә алып, әлеге юнәлешне үстерүдә билгеле бер перспектива бар. Безнең заводта җитештерелә торган вертолетлар үзләренең характеристикалары ягыннан моңа бик тә туры килә», - дип сүзен төгәлләде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100