news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның игелекле ният илчеләре очрашуында катнашты

Очрашуның модераторы - ЮНЕСКОның игелекле ният Илчесе, француз композиторы һәм музыканты Жан-Мишель Жарр.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев видеоконференция элемтәсе режимында ЮНЕСКОның игелекле ният илчеләре һәм тынычлык хакына ЮНЕСКО артистлары очрашуында катнашты.

Чара оешманың Париждагы штаб-фатирында үткәрелә. Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ике көн дәвам итәчәк, аның модераторы — ЮНЕСКОның игелекле ният Илчесе, француз композиторы һәм музыканты Жан-Мишель Жарр.

Бүген чарада катнашучыларга оешманың мәгариф, мәдәният, социаль, гуманитар һәм табигать фәннәре, коммуникация һәм мәгълүмат, океанны өйрәнү өлкәләрендәге эшчәнлеге тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, аларны ЮНЕСКОның игелекле ният илчеләре эшчәнлегенең программасы белән таныштырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100