news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Лаеш районында балык үрчетү комплексының өченче чиратын ачуда катнашачак

Ике ел эчендә предприятиенең гомуми кереме 30 миллион сумнан артып киткән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Иртәгә республиканың Лаеш районында кыйммәтле балык төрләрен үрчетү буенча «Биосфера Фиш» предприятиесенең өченче чиратын ачу тантанасы була.

Чарада Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Әлеге проект инде берничә ел гамәлгә ашырыла, хәзер аның өченче чираты файдалануга тапшырылачак. Ике ел эчендә предприятиенең гомуми кереме 30 миллион сумнан артып киткән», - дип хәбәр итте ул.

Галимова әйтүенчә, ТР Президентына предприятие буйлап экскурсия үткәрәчәкләр һәм өченче чиратын файдалануга тапшыруны исәпкә алып аның перспективалары хакында сөйләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100