Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессында катнашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Страсбургта Россия делегациясе составында иде

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XIX пленар сессиясендә катнашты. Татарстан парламенты башлыгы Страсбургта Россия делегациясе составында иде.
Көн үзәгенә куелган төп мәсъәләләр арасында җирле һәм төбәк хакимияте Конгрессын реформалаштыру, идарә итүче органнарны сайлап кую һ.б. бар иде. Пленар сессия вакытында Россиядә җирле һәм төбәк демократиясе турында доклад белән чыгыш ясадылар һәм илдә җирле үзидарәне камилләштерү буенча тәкъдимнәр булды. Докладчылар Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы исеменнән Россия Федерациясендә муниципаль реформалар барышы буенча кайбер кимчелекләрен белдерде.
Татарстан парламенты спикеры фикеренчә, Ауропа Советы мәйданчыгында Россиядә төбәк демократиясен үстерү турындагы фикерләшү файдалы. “Без конгресста бу документның пәйда булуын артык катлауландырабыз, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Күптән түгел генә булып үткән сайлауларда Татарстанның җирле үзидарә органнарына сайлаулар вакытында халык зур активлык күрсәтте.
Ауропа Советының җитәкчелек органнарга узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча Фәрит Мөхәммәтшинга Җирле һәм төбәк хакимияте Конгрессының агымдагы сәясәт комитеты вице-президенты булырга тәкъдим ителде. Конгрессның 2011-2012 елгы өстенлекләренә багышланган доклад җитди фикер алышу предметы булды. Тема буенча фикерләшкәндә Ауропа форумы эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр белдерелде.
Фәрит Мөхәммәтшин мөселман хатын-кызларны Ауропа бергәлегенә интеграцияләү буенча фикерләшү вакытында Конгресс делегатлары алдынды чыгышында бу өлкәдә Татарстанның уңай тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның фикеренчә, бу четерекле мәсьәлә буенча Ауропа мөселманнары яши торган төгәл территорияләр спецификасын исәкпкә алып эш итәргә кирәк.
Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургка визитында халыкара Ауропа оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар үткәрде, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.