news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руслан Шагалиев кабат Иннополис мэры вазифасына сайланды

Мэрны сайлау беренче тапкыр яңа форматта узды.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ». Эльза Кузнецова). Бүген Иннополиста I чакырылыш Шәһәр советы депутатларының беренче сессиясе булды. Анда шәһәр мэры сайланды. Шәһәр белән идарә итү вазифасын кабат Руслан Шагалиевка тапшырдылар.

Мэрны сайлау беренче тапкыр яңа форматта узды, аны Совет депутатлары сайлады, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Иннополисның матбугат хезмәтендә.

Шәһәрнең депутатлар советы тавыш бирүдә тулы составта катнашты. Җиде депутатның барысы да Руслан Шагалиевка тавыш бирде. Бүгеннән башлап Шагалиев рәсми рәвештә Иннополис мэры вазифасына керешә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100