news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгы бәйрәмендә канташты

Төрекмәнстанның төп рәсми бәйрәме — Бәйсезлек көне (Garaşsyzlyk baýramy) 27 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгы бәйрәмендә канташты

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Ашхабадта Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгы уңаеннан оештырылган парадның мактаулы кунаклары булды.

Парадны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов кабул итте. Анда читтән торып хәрби-диңгез көчләре корабльләре дә катнашты, бәйрәм парады зур мониторда трансляцияләнде, дип яза «Туркменистан сегодня» басмасы.

Парадтан тыш, театральләштерелгән тамаша һәм ат ярышлары узды. Гурбангулы Бердымөхәммәдов та атта йөрде, ул «атка атланып, бер әйләнеш ясады», диелә хәбәрдә.

Алдарак «Татар-информ» Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk орденын тапшыруын язган иде. Ил бәйсезлегенең 30 еллыгы белән төрекмән лидерын Россия Президенты Владимир Путин да котлады.

Төрекмәнстанның төп рәсми бәйрәме — Бәйсезлек көне (Garaşsyzlyk baýramy) 27 сентябрьдә билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100