Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы остаз-министр белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы остаз-министры Ли Куан Ю белән очрашты

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы остаз-министры Ли Куан Ю белән очрашты. Татарстан башлыгы ике көнлек визит белән Сингапурда V Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша.
Очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ли Куан Ю әфәндегә Татарстанның беренче президенты – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевтан сәлам сүзләрен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов Ли Куан Ю әфәндегә шәхсән аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Россия-Сингапур эшлекле форумында дүртенче тапкыр катнаша һәм биредә Татарстан делегациясен һәрвакыт җылы каршы алалар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Ли Куан Ю әфәнденең сорауларына җавап биргәндә, “Алабуга” махсус икътисади зонасының үсеше, “Алабуга” территориясендә үз производстволарын үстерүче яңа компания-резидентлар турында сөйләде.
Искә төшереп үтәбез, республикада махсус икътисади зона булдыру буенча Сингапур белгечләре Татарстан Республикасы консультантлары булды.
Моннан тыш, Ли Куан Ю әфәнде белән фикер алышу кысаларында, Татарстан Президенты дәүләт түрәләре, республиканың муниципаль хезмәткәрләре Сингапур уку йортында дәүләт идарәсе буенча укуларда булды диде. Дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә Татарстан өчен Сингапур тәҗрибәсе файдалы, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Сингапур компанияләре белән мәгарифне реформалау өлкәсендә үзара аңлашу турында дүрт меморандумны имзалады, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Татарстан Сингапур белгечләре белән бергә чынга ашырачак тагын бер проект – Казан тирәсендә IT- авылын булдыру.
Ли Куан Ю үз чиратында, Татарстан Президентына барлык проектларны да чынга ашыруда уңышлар, шулай ук Сингапур белән тагын да прогрессив уртак проектлар эшләвен теләде. Рөстәм Миңнехановның Татарстанга визит ясау тәкъдименә каршы Ли Куан Ю, күптән түгел Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булдым диде. Ул Казанга Россия Федерациясенә киләсе визитында килермен дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.