Фәрит Мөхәммәтшин санаторие-курорт учреждениеләрен паспортлаштыруның максатка ярашлы икәнлеген билгеләп үтте

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең чираттагы утырышында катнашты

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең чираттагы утырышында катнашты. Бу юлы округның төбәк парламентлары башлыклары Уфада җыелды. Һәрвакыттагыча утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота катнашында узды.

Утырышның көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең иң беренчесе РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасын гражданлык җәмгыятен үстерү өлкәсендә тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итү белән бәйле иде. Шулай ук парламентарийлар яшьләр тирәлегендә экстремизмга каршы тору программаларын гамәлгә кертү, миграция сәясәте мәсьәләләре турында фикер алышты. Моннан тыш, утырышта “Полиция турында” федераль закон проектына карата тәкъдимнәр каралды.

Фәрит Мөхәммәтшин, гражданнарны санаторие-курортларда дәвалауны законнар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикерен белдереп, санаториеләрдә дәвалауның статусын төгәл билгеләп, аны медицина ярдәме күрсәтүнең бер төре итеп расларга һәм аерым категория кешеләргә тиешле ташламаларга бирергә вакыт җиткәнлеген әйтте. Татарстан парламенты башлыгы санаторие-курорт учреждениеләрен паспортлаштыруның максатка ярашлы икәнлеген билгеләп үтте. Спикер сүзләренә караганда, бигрәк тә балалар өчен булган санаториеларга игътибар бирү кирәк. Аларның материаль-техник базасын ныгытуга төбәк бюджетларыннан күбрәк акча бүлеп бирү һәм төрле социаль төркемнәр өчен үтемле итү зарур. ТР Дәүләт Советы Рәисенең тәкъдимнәре коллегаларында хуплау тапты һәм утырыш нәтиҗәләре буенча эшләнгән тәкъдимнәрне тулыландырды.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Башкортостан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Очрашуда ике республика мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча тактик гамәлләр турында сүз алып барылды, уртак перспектив инициативалар хакында фикер алышынды.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән сөйләшү вакытында: “Һичшиксез, ике республиканың икътисади, мәдәни, иҗади элемтәләре тагын да ныгыячак һәм халкы якынаячак дип ышанып әйтә алам, - дип белдерде. – Якын арада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм республика делегациясенең Уфага килешүләр төзү өчен килүе көтелә. Шулай ук парламент делегацияләрен алмашу планлаштырыла. Безнең республикаларны электән килгән дуслык җепләре бәйли һәм без аларны алга таба да ныгытырга ниятлибез”. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.