Д.Медведев Ю.Лужковны вазифасыннан читләштергән

Дмитрий Медведев “Мәскәү мэрын вәкаләтеннән вакытыннан алда азат итү турындагы” Указга кул куйды

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Дмитрий Медведев “Мәскәү мэрын вәкаләтеннән вакытыннан алда азат итү турындагы” Указга кул куйды. Дәүләт башлыгының рәсми сайтында www.kremlin.ru документ тексты тулысынча тәкъдим ителә:

“Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турындагы 184 нче ФЗ 1999 елның 6 октябрендә имзаланган Федераль Законның 19 маддәсе 1 пункты “г” бүлекчәсе һәм 9 пунктның “а”бүлекчәсе нигезендә карар чыгарам:
1. Лужков Юрий Михайловичны Россия Федерациясе Президенты ышанычын югалту сәбәпле, Мәскәү мэры вазыйфасыннан азат итәргә.
2. Ресин Владимир Иосифовичны Мәскәү мэры вакәләтләре тапшырылган зат вазифага керешкәнче вакытлыча Мәскәү мэры вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә.
3. Указ имзаланган вакыттан үз көченә керә.”