Ф.Мөхәммәтшин: “Нәкъ менә Татарстан җирендә Россия Исламының толерант моделе формалашты”

Спикер соңгы елларда ислам белеме бирүгә карашның киңрәк була баруын, алда дин әһелләре әзерләү генә түгел, Ислам интеллегенциясенең җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерергә сәләтле яңа буынын тәрбияләү кебек стратегик максат куелуын билгеләп үтте
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген ТР Дђњлђт Советы рђисе Фђрит Мљхђммђтшин Татар дђњлђт гуманитар-педагогика университетында уза торган “Россиядђ џђм чит иллђрдђ ислам белеме” дип аталган халыкара фђнни-гамђли конференциясендә катнашучыларны ТР Президенты, Татарстан парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

“Конфренциянең көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр – актуаль, алар хәзерге шартларда ныклап өйрәнүне һәм карауны сорый”, - дип белдерде спикер. Билгеле булганча, дөньяның 22 иле – Берләшкән гарәп әмирлекләре, Иран, Мисыр, Малайзия, Аргентина, БДБ илләре һәм РФ төбәкләре галимнәре игътибарына профессиональ ислам белеме бирњ системасын џђм Россиядђ тарих џђм ислам мђдђнияты љлкђсендђге максатчан дђњлђт программаларын њстерњ перспективалары, ислам белеме бирђ торган уку йортларыныћ халыкара хезмђттђшлеге, аларныћ дљньякњлђм мђгариф ќирлегенђ керњ белән бәйле сораулар чыгарыла.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, мондый мәртәбәле конференцияне уздыру урыны итеп юкка гына Казан сайлап алынмаган. “Безнең борынгы шәһәребез гасырлар буена Россия Федерациясенең ислам мәдәнияты үзәге булган. Монда иң яхшы ислам дине тәгълиматы һәм фәлсәфәсе традицияләре үсеш кичергән”, - диде спикер.

Унтугызынчы һәм егерменче гасыр чигендә Казан җәдитчелекнең дини, иҗтимагый-агарту үзәгенә әйләнә. Ул XX гасырда Россия мөселманнары өммәтенә нык йогынты ясый. “Җәдитчелек, заманча тормыш таләпләренә туры китереп, ислам белеме бирү системасын яңарткан. Шул ук вакытта ислам гыйлеме традицияләре һәм фәнни казанышлар сакланып калган”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

“Соңгы дистә елларда халык рухи тамырларына кире кайта, диннең роле үсә, аларның иҗтимагый тормыштагы роле үзгәрә. Бу чын мәгънәсендә Исламга да кагыла”, - дип парламент башлыгы рухи күтәрелештә Ислам белеме бирүнең зур урын алып торуын ассызыклап үтте. Татарстанда Ислам белеме бирүнең күп баскычлы системасы оешканлыгын хәбәр итте. Халыкара җыенда катнашучыларны Россия Ислам университетының эш тәҗрибәсе белән таныштырып, имамнар өчен белем күтәрү институты эшләп килүен әйтеп үтте.

Спикер соңгы елларда ислам белеме бирүгә карашның киңрәк була баруын, алда дин әһелләре әзерләү генә түгел, Ислам интеллегенциясенең җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерергә сәләтле яңа буынын тәрбияләү кебек стратегик максат куелуын билгеләп үтте. “Иманым камил: 21 нче гасырда Ислам уку йортлары актив тормыш позициясе булган мөселманнарны чыгарырга тиеш. Дини белем толерант җирлек формалаштыруда, милли һәм дини экстремизмның төрле формалары белән көрәшүдә мөһим роль уйный”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы шулай ук үз чыгышында Татарстанда төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең дустанә яшәвен, бу тәҗрибәнең Европада зур кызыксыну тудыруын билгеләп үтте. “Нәкъ менә Татарстан җирендә Россия исламының толерант моделе формалашты”, - диде ул. “Без хакимиятнең конфессияләр белән даими элемтәдә торырга һәм ярдәм тиешлеген күрсәтергә яхшы аңлыйбыз. РФ һәм РФ дәүләт хакимияте үз илебездә Ислам белемен бирүгә ярдәм итү мәсьәләсе буенча бер фикердә тора”, - диде спикер. Һәм Казанда ике көн дәвамында уза торган халыкара форумның мөселман илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуда зур роль уйнавын билгеләп үтте.

“Россиядђ џђм чит иллђрдђ ислам белеме” дип аталган халыкара фђнни-гамђли конференциясендә катнашучыларны шулай ук Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мђгариф, фђн џђм мђдђният эшлђре буенча ислам оешмасы генераль директоры Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќри, РФнең Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы даими вәкиле Камил Исхаков, РФ Хөкүмәте Аппараты консультанты Татьяна Петрова сәламләде.

Җыен кысаларында Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќринең “Ислам мәдәнияты, мәгариф һәм гарәп теле” дип аталган хезмәтләр җыентыгы тәкъдим ителде.