Бүген Татарстанның югары җитәкчелеге Азнакай, Мөслим, Минзәлә, Тукай районнарына бара

ТР Хөкүмәте йортында, Иннополис шәһәрендә дә республика күләмендә әһәмиятле чаралар була

(Казан, 28 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасының югары җитәкчелеге Азнакай, Мөслим, Минзәлә, Тукай районнарына, кырларда урып-җыю эшләре барышы һәм урыннарда республика инвестицион программалары гамәлгә ашырылышы белән танышу максатыннан, сәфәр кылуы ниятләнә.

Тагын бу җомгада “Иннополис “ МИЗы күзәтү советы утырышы була. Иннополис шәһәренә шул уңайдан РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровның килеп, Иннополис университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашуы көтелә.

ТР Министрлар Кабинетында бүген, шулай ук, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика Хөкүмәте комиссиясе утырышы үткәрелә. Шунда ук, соңыннан, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Содружество” компаниясе Директорлар советы рәисе Александр Луценко белән очрашачак.

Болар хакында ТР Хөкүмәте порталында prav.tatarstan.ru әйтелә.