Татарстан Президенты Россия делегациясе составында Төркия Президенты инаугурациясендә катнашачак

Делегация башында РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин була

  (Казан, 28 август, “Татар-информ”). РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин бүген рәсми визит белән Әнкарага бара. Сәфәр максаты – Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугирациясендә катнашу, дип хәбәр итә Дәүләт Думасы спикеры матбугат секретаре Евгения Чугунова.

Россия делегациясе составына шулай ук Россия Федерациясенең ике субъекты башлыгы кертелгән: Татарстан Республикасы Президенты Рөмстәм Миңнеханов һәм Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, дип ачыклык кертә РИА “Новости”.

Искәртеп үтәбез: 10 августта Төркия тарихында беренче тапкыр турыдан-туры Президент сайланды, һәм анда сайлаучыларның 52 процент тавышын җыеп, илнең гамәлдәге премьер-министры Эрдоган отты.