news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин KazanSummit халыкара икътисади саммитында катнашучыларны сәламләде

Ил башлыгы Россия белән мөселман илләре арасында традицион мөнәсәбәтләр «дустанә, конструктив характерда» булуын искәртте.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия — ислам дөньясы» XII халыкара икътисади саммитында катнашучыларга сәламләү телеграммасы юллады. Телеграмма тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

Владимир Путин Россия һәм мөселман илләре арасында традицион мөнәсәбәтләр «дустанә, конструктив характерда» булуын искәртте. «Без конфессияара һәм цивилизацияара диалогны алга таба үстерү, халыкара тотрыклылыкны һәм иминлекне тәэмин итү өчен актив хезмәттәшлек итәбез», — диде Россия лидеры.

Ул шулай ук сәүдә-икътисади, инвестицион, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә элемтәләр «яхшы нәтиҗә» бирә, дип өстәде.

Президент сүзләренчә, Россиянең партнерлары «Россия Федерациясе ягыннан төбәк кризисларын һәм кискен социаль проблемаларны хәл итүдә, терроризм һәм экстремизмның барлык күренешләренә каршы торуда ярдәм итүгә тулысынча исәп тота алалар».

Путин катнашучыларга уңышлар теләде һәм «саммитта дискуссияләр эчтәлекле һәм конструктив булыр», дигән ышаныч белдерде. Ә хезмәттәшлекнең билгеләнгән яңа формалары һәм перспективалы уртак проектлар илләр һәм халыклар арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга хезмәт итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100