news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ислам хезммәттәшлеге оешмасы илләрен инвестпроектларда катнашырга чакырды

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук инновацион инфраструктура булдыруда федераль Хөкүмәт ягыннан ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Машина төзелеше кластерының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников, БГӘ тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйүди, әйдәп баручы машина төзелеше компанияләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисади саммиты кысаларында оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Машина төзелеше кластеры форумы үзен кооперация мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләре арасында тәҗрибә алмашу өчен уңышлы мәйданчык буларак күрсәтте.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген республикада сәнәгать предприятиеләрен уңышлы үстерү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Дәүләт ярдәме чараларының киң даирәсе эшләнгән, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре, сәнәгать парклары эшли.

«Безнең Төркия партнерларыбыз республика территориясендә импортны алыштыруга юнәлдерелгән 10 завод төзеде. Без уртак предприятиеләр булдыру вариантларын карыйбыз. Бу югары квалификацияле белгечләр булуны таләп итә торган зур системалы эш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент машина төзелеше тармагы өчен цифрлаштыру мәсьәләләренең өстенлекле булуына игътибар итте. «Без конкурентлы булырга телибез, һәм предприятиеләребезнең автоматлаштыруга карата мөнәсәбәтен үзгәртәчәкбез. Моннан башка зур үзгәрешләргә ирешүне көтеп булмый», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук инновацион инфраструктура булдыруда һәм инициативаларны гамәлгә ашыруда федераль Хөкүмәт ягыннан ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте.

Утырыш барышында дискуссиядә катнашучылар цифрлаштыру чорында сәнәгатьтә килеп чыга торган проблемалар турында фикер алышты, шулай ук аеруча актуаль цифрлы сервисларны карады.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100