news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «Без Татарстанда Төркия бизнесы проектларын киңәйтү яклы»

Узган ел Татарстан белән Төркиянең товар әйләнеше 360 млн доллардан артты.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Төркия палаталар һәм товар биржалары берлеге президенты Рифат Хисарджыклыоглу белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашу «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисади саммиты кысаларында узды.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер ай элек Татарстан делегациясе Төркиядә булды.

«Узган очрашулар һәм хезмәттәшлек турында берничә документны имзалау Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасындагы эшлекле элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Төркиянең Татарстанда иң зур чит ил инвесторы булуына игътибар итте. Республикада ун иң зур төрек заводы уңышлы эшли, инвестицияләр якынча 2 млрд долларга җитә. Татарстан компанияләре шулай ук Төркиягә инвестицияләр кертә башлый — КАМАЗ һәм «Татнефть» үз проектларын гамәлгә ашыра.

Узган ел Татарстан белән Төркиянең товар әйләнеше 360 млн доллардан артты.

«Без Төркия бизнесының республикада үз икътисади проектларын киңәйтүе белән кызыксынабыз. Үз чиратыбызда без Төркия партнерларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер», — дип ышандырды Татарстан Президенты.

Россиядә Төркия инвестицияләренең өчтән бере диярлек Татарстанга туры килә, диде Рифат Хисарджыклыоглу. «Монда Төркия компанияләренә мөнәсәбәт бик яхшы. Без сезнең һәрвакытта да инвесторларга ярдәм итәргә әзер икәнегезне һәм киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуыгызны беләбез», — диде ул.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100