Казанга FISU президенты һәм беренче вице-президенты килде

Аэропортта Клод-Луи Галльенны һәм Олег Матыцинны “Казан 2013” волонтерлары каршы алды

 (Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Кичә Казанга рәсми визит белән FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Галльен һәм әлеге оешманың беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин килде.

“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларны аэропортта "Казан 2013” волонтерлары каршы алган. Олег Матыцин FISU президенты өчен аэропортның яңа терминалы буйлап экскурсия уздырган.

FISU идарә комитеты утырышы Универсиада Авылы ачылышы көнендә - 29 нчы июньдә була. 30 нчы июньнән 1 нче июльгә кадәр FISU башкарма комитеты утырышы уза. 3 һәм 4 нче июльдә FISU генераль ассамблеясе җыела, исегезгә төшерик, мондый җыелышлар җәйге Универсиадалар вакытында ике елга бер оештырыла. 14-17 нче июльдә Казан FISU фәнни конференциясен кабул итә, анда катнашучылар студентлар спорты үсеше мәсьәләләрен караячак.

“Казан һәм Россия билгеләгән стандарт бик югары, - дип билгели Олег Матыцин. – FISU булачак Уеннарны студентлар спорты үсешендә яңа этап буларак бәяли”.

Исегезгә төшерик, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 6-17 нче июль көннәрендә уза. Казандагы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары уникальлеге һәм әзерлеге буенча рекорд куя. Алар тарихта иң масштаблыларның берсе булачак.12 көндә 27 спорт төре буенча 351 медаль комплекты уйнатылачак. 162 ил вәкиле үзара көрәш алып барачак.