Р.Миңнеханов: “Казан ислам илләре белән киңәш-табыш итү мәйданчыгына әйләнә”

Ислам халыкара оешмасы белән илебезнең хезмәттәшлеген җәелдерү өчен Татарстан уртак башлангычларда әйдәп баручы ролен башкара, дигән фикердә ТР Президенты
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Соңгы елларда илдә күп кенә мөселман илләре белән хезмәттәшлекне җәелдерү һәм ныгытуга зур игътибар бирелә. Россия мөселман Көнчыгышында стратегик юнәлешен төгәл билгеләде дияргә була, бу исә аны ислам дөньясының фаразлап була торган партнеры итте. Россия Ислам конференциясенә 2005 елда күзәтүче буларак кабул ителгәч, хезмәттәшлек тагын да җанланды һәм ныгыды.

Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ачылган “KAZANSUMMIT-2010” - II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында чыгыш ясаган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге халыкара оешма белән илебезнең хезмәттәшлеген җәелдерү өчен Татарстан уртак башлангычларда әйдәп баручы ролен башкара, Россиядә үзара мөнәсәбәтләрне яңа югары дәрәҗәдә тотарлык проектлар гамәлдә, мәсәлән, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме, Гомумроссия ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һ.б.

Шулай ук Татарстанда әһәмиятле вакыйгалар, халыкара форумнар уздырыла, дип искәртте Президент. Әйтик, нәкъ менә Казанда, Россиядә беренче тапкыр буларак, 2008 елда мөселман мәгарифе сыйфаты һәм гуманитар мәсьәләләргә багышланган Ислам дөньясы фәннәр академиясенең XXVI фәнни конференциясе уздырылды, быел “Алтын мөнбәр” VI Халыкара мөселман киносы фестивале булачак. Шулай ук Казан ислам финанслары һ.б. кебек актуаль темалар буенча киңәш-табыш итү мәйданчыгына әйләнә бара: дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эшлекле даирә кешеләр, шул рәвешле, якыннан аралашканнан соң, җитди проектлар барлыкка килә, бу юнәлештә эш бара, диде Р.Миңнеханов һәм хезмәттәшлек итүләре, инициативаларны күтәреп алулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен ислам дөньясының җитәкче даирәләренә, дипломатик хезмәт әһелләренә аерым-аерым рәхмәт белдерде.

Ислам конференциясе оешмасының әгъзасы булмаган ил территориясендә беренче тапкыр үткәрелә торган чара бу, дип, ТР Президенты Р.Миңнеханов II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын уздыру урыны итеп Татарстан сайлануы очраклы гына түгеллеген аңлатты: хәзерге Татарстан территориясендә моннан 11 гасырдан артык вакыт элек Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Россиядә беренче тапкыр ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителгән. Шуңа күрә, ислам илләре белән уртаклыкларыбыз шактый күп, болар, аеруча, мәдәнияткә, дини традицияләргә кагыла, дип, Президент Татарстанның Россия киңлегендә үсештә булган төбәкләренең берсе булуын, ил күләмендә сәяси тотрыклылык, инвестицияләр җәлеп итүчәнлек һ.б. мәсьәләләрдә беренче “унлык”ка керүен искәртте һәм республиканың сәнәгати, икътисади куәте, транспорт инфраструктурасы, табигый байлыклары белән таныштырды.

Казанда 500ләп вәкил катнашында үтә торган II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын исә коммерциягә нигезләнмәгән Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды оештыра.