Ислам саммитында милли икътисадлар чиген киңәйтү, ислам институтлары турында сүз бара

Анда дөньякүләм тәҗрибә һәм аларны Россиягә кертүнең алшартлары өйрәнелә
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында рәсми рәвештә старт бирелгән II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты үзенең эшен инде кичә үк башлаган һәм төп чаралар иртәгә кичкә генә төгәлләнәчәк.

Аерым алганда, саммитта катнашучылар 26сы көнне метеорда Болгар сәфәрендә булып, кичә Казанның “Мираж” отеленда консалтинг һәм юридик компанияләр семинары, ислам меценатлыгы буенча “түгәрәк өстәл” утырышы, Халыкара Бизнес Ассоциациясе җыелышы уздырылган.

Барлыгы 500ләп кеше катнашындагы II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты программасы буенча, бүген, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы тантаналы ачылыштан соң, “Пирамида”да стратегик форум һәм саммит күргәзмәсе уза һәм ул сәгать кичке 6га кадәр дәвам итә. Форумда башта милли икътисадлар чиген киңәйтү турында сүз булып, аннары “Ислам финанс институтлары: дөньякүләм тәҗрибә һәм аларны Россиягә кертүнең алшартлары” темасына сөйләшү бара. Шушы мәсьәләләр буенча Малайзия, Бөекбритания, Согуд Гарәбстаны, Россия, Италия, Германия, АКШ вәкилләре чыгыш ясый.