Төркмәнстан Президенты Казан дәүләт университетының мактаулы докторы булды

Бүген Казан дәүләт университеты Гыйльми советының Төркмәнстан Президентына КДУның мактаулы докторы дипломы тапшыруга багышланган киңәйтелгән утырышы булды
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Казан дәүләт университеты Гыйльми советының Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка КДУның мактаулы докторы дипломы тапшыруга багышланган киңәйтелгән утырышы булды. Бу – югары уку йорты фәнни-педагогик берләшмәсенең югары дәрәҗәсе.
Чарада Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, төркмән җәмгыяте вәкилләре, КДУ студентлары катнашты.
“Төркмәнстан Президенты йөзендә без күренекле дәүләт эшлеклесен генә түгел, ә танылган галимне – медицина фәннәре докторы, сәламәтлек саклау системасын оештыру өлкәсендәге профессорны да күрәбез, - дип ассызыклады үзенең чыгышында КДУ ректоры Мәгъзум Сәлахов. – Төркмәнстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры булып эшләгәндә Гурбангулы Бердымөхәммәдов дәүләтнең сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләре үсешенә сизелерлек өлеш кертте. Хәзер Президент буларак ул Төркмәнстан икътисадының барлык өлкәләре үсеше өчен зур көч куя. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Төркмәнстанның Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлеге сизелерлек ныгыды”.
Мәгъзум Сәлахов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны КДУның мактаулы докторы исеме бирелү белән тәбрикләде. Студентлар исеменнән университетта белем алучылар әлеге вакыйга Татарстан һәм Төркмәнстан югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек үсешендә маяк булыр дигән өмет белдерде.
Җавап сүзендә Гурбангулы Бердымөхәммәдов болай диде: “Мин Казан дәүләт университетында хезмәтләре дөнья фәненең горурлыгын һәм данын тәшкил итүче кешеләрне сәламләвемә бик тә шат. Үземә КДУның мактаулы докторы дигән дәрәҗәле исем бирелүен зур рәхмәт хисләре белән кабул иттәм һәм моны бөтен төркмән фәненең казанышларын тану дип бәялим”.
Төркмәнстан башлыгы шулай ук татарстанлыларны 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңүләре белән тәбрикләде һәм спорт форумының уңышлы узуын теләп калды.