^Россиянең танылган ике галиме "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде

^Россиянең танылган ике галиме "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ", Игорь Черепанов). ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән ТР Фәннәр Академиясе президенты, ТР Академиясе әгъзасы Мансур Хәсәнов һәм Россия Фәннәр Академиясе киңәшчесе, Россиянең Фәннәр Академиясе әгъзасы Вячеслав Алемасов "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" орденнары белән бүләкләнде. Республика Илбашы карары белән аны бүген Казанда ачылган фосфор химиясе буенча ХIV халыкара конференциядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Танылган галимнәр ТРның дәрәҗәле бүләкләренә "фән, мәгариф, мәдәният үсешенә керткән өлешләре, актив фәнни-педагогика һәм иҗтимагый эшчәнлек өчен" лаек булган. М.Хәсәнов Татарстанда һәм аннан читтә борынгы заманнан хәзерге көнгә кадәр татар халык тарихын тикшерүче буларак билгеле. Ул Россия һәм дөньяның берничә фәнни һәм иҗтимагый академияләр һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

В. Алемасов фән өлкәсендә җылылык энергиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә танылган галим буларак билгеле. Аның тарафыннан 200дән артык фәнни эш, шул исәптән 20 монография әзерләнгән. Моннан тыш, ул "Термодинамические и теплофизические свойства продуктов сгорания" ун томлы белешмәнең авторы һәм төзүчесе.