Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Химиклар көнен Түбән Камада түгел, ә Казанда билгеләп үтәчәк
Коронавирус эпидемиясе Түбән Камада традицион бәйрәм чараларын гамәлдән чыгарырга мәҗбүр итте, шуңа күрә Татарстан Президенты тармак вәкилләрен «Казаноргсинтез» мәйданчыгыннан котлаячак.
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» оешмасына барачак, аннан ул химикларны видеоэлемтә буенча һөнәри бәйрәмнәре белән котлаячак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта хәбәр итте.
«Рөстәм Нургалиевич «Казаноргсинтеза»га барырга планлаштыра. Анда инде башка муниципалитетлардан һәм төбәкләрдән, шул исәптән шактый көчле химия сәнәгате тупланган нокталардан элемтә булачак. Анда эшләүче эшче коллектив вәкилләре белән дә элемтәгә керәчәкләр», - дип аңлатты Галимова.
Рөстәм Миңнехановка полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводын һәм этилен җитештерүне күрсәтәчәкләр. Аннары ТР Президенты «Казаноргсинтез»ның 2025 елга кадәр үсеш стратегиясе белән танышачак.
Пандемия шартларында зур күләмле чаралар уздыру мөмкинлеге юк. ТР Президенты әлеге сәнәгать өлкәсе вәкилләрен котлау мөмкинлеген табарга кушты, Татарстанда ул алдынгы тармакларның берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз