М.Шәймиев идарәче кадрлар әзерләү буенча әйдәп баручы вузлар ректорлары белән очрашты

Очрашуда идарәче кадрлар әзерләүнең нәтиҗәлелеге хакында сүз барды
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Президенты Минтимер Шәймиев бүген Кремльдә Россиянең идарәче кадрлар әзерләү һәм белемнәрен күтәрү буенча әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты. Анда шулай ук РФ Президенты Дәүләт хезмәте идарәсенең Дәүләт идарәчеләрен әзерләү, белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча департаменты җитәкчесе Александр Лаптев, РФ Дәүләт Думасының Федерация һәм төбәк сәясәте комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сергеева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Вузлары ректорлары советы рәисе, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов һ.б. катнашты. Очрашуда идарәче кадрлар әзерләүнең нәтиҗәлелеге хакында сүз барды.

Дәүләт хезмәткәрләрен әзерләүче вуз ректорлары Казанга “Россия һәм Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәт: аның барлыкка килүе һәм заманча үсеш тенденцияләре” дигән Бөтенроссия конференциясенә җыелды. ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә бүген ачылган әлеге җыен Казан шәһәрендә дәүләт хезмәткәрләре әзерләү системасына 250 ел тулуга багышлана.

Татарстан Президенты залга җыелучыларның барысын да бу олы юбилей белән котлады. “Әгәр моннан 250 ел элек беренче тапкыр дәүләт хезмәткәрләрен әзерләүгә алынганнар икән, заманча шартларда без бу эшне тагын да яхшырак итеп башкарырга тиешбез. Бүген дәүләтне һәм җәмгыятьне квалификацияле хезмәткәрләрдән башка күзаллап булмый”, -дип белдерде ул. Республика башлыгы ассызыклап узганча, гомер-гомергә җәмгыятьтә чиновниклар һәм дәүләт хезмәткәрләренә ихтирам яшәп килгән. Хәзер алар еш кына үзләрен хурларга сәбәп бирә. Аның белдерүенчә, дәүләт хезмәтендә торучылар абруйны кире кайтарырга тиеш. “Тормыш рәвеше үзгәргән, реформалар барган чорда хәзерге буын дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләреннән тагын да зуррак җаваплылык тоеп эшләү таләп ителә”, -дип белдерде Президент.

Очрашу соңында, журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ректоры Андрей Ершов вузлар шәһәре булган Казанның идарәчеләр әзерләүгә керткән зур өлешенә янә бер тапкыр тукталды. Шәһәрдә идарәче кадрлар әзерләү 1759 елда Казан гимназиясендә башлана. Анда беренчеләрдән булып белем эстәүчеләрнең берсе Г.Державин Россия юстиция министры дәрәҗәсенә җитә. 1917 елдан алып 1940 елга кадәрге чорда ил Хөкүмәте белән Казан вузларында белем алучылар идарә иткән. Ленин, Рыков, Молотов шундыйлардан. Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ректоры бүгенге чорда да дәүләт идарәчеләре әзерләүнең нигезендә гуманлылык ятарга тиеш дип саный. Аның белдерүенчә, идарәчеләрдән тәрбиялелек, культуралы, укымышлы булу таләп ителә.

РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясе ректоры, заманында Казан дәүләт университетын тәмамлаган Владимир Егоров чиновниклар идарә белән генә мавыкмыйча, халыкка хезмәт итәргә тиеш, дип ассызыклый. “Һәр идарәче үзләренең дәүләт, муниципалитет исеменнән халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүчеләр икәнен аңларга тиеш”, -ди ул. Шул ук вакытта ул дәүләт идарәчеләрен тәрбияләү, белемнәрен күтәрү зарурлыгын искәртә.