ТР Президенты Петербургта «РЭП Холдинг» җитештерү мәйданчыгы куәтен бәяләде

Рөстәм Миңнеханов Төньяк башкалага эшлекле сәфәр кысаларында предприятие белән танышты.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Санкт-Петербургка эшлекле сәфәр кысаларында «РЭП Холдинг» җәмгыятенең җитештерү цехында булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РЭП Холдинг» конструктор эшләнмәләре, газ, нефть, металлургия һәм химия сәнәгате, энергетика һәм электр челтәре комплексы өчен энергетик һәм электротехник җиһазлар эшләүне һәм комплеклы тәэмин итүне гамәлгә ашыра.

Рөстәм Миңнехановны холдингның җитештерү мәйданчыгы – Невск заводы белән таныштырдылар. Биредә нефть газы һәм энергетика өлкәсенә җиһазлар җитештерәләр. Экскурсия барышында төп җитештерү мәйданчыгы – ясау урыннары, яңа буын торба компрессор җиһазларын җыю һәм агрегатлаштыру, шулай ук комплекс тәҗрибәләр өчен стендлар күрсәтелде.

Заводны карау барышында Рөстәм Миңнеханов «РЭП Холдинг» җитәкчелеге белән хезмәттәшлек юнәлешләрен, Татарстан предприятиеләре һәм холдинглары арасында берләшеп эшләү юллары буенча фикер алышты.