Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевны Казанда каршы алдылар

Татарстанның беренче Президентына әлеге зур бүләкне бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин тапшырды.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Аның шушы дәрәҗәле исемгә лаек булуы турында 25 нче апрель көнне үк мәгълүм булган иде, ә бүләкләү тантанасы бүген Мәскәүдә Кремльдә узды. Лаеклыларны Россия Президенты Владимир Путин тәбрикләде. Бу минутларда Минтимер Шәймиев "Казан" аэропортына кайтып төште. Аны оркестр музыкасы астында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык җитәкчеләре, бер төркем журналистлар каршы алды. 

Владимир Путин Минтимер Шәймиевның Россия үсешенә һәм Татарстанның мәдәни мирасын саклауга керткән өлешен билгеләп узды. Илбашы аның казанышларыннан Зөя һәм Болгарда башкарылган эшләрен атаган.

Россия Хезмәт Герое исеменә, шулай ук, "Севмаш" слесарь-монтажнигы Алексей Иванов, Краснодар хастаханәсе баш табибы Владимир Порханов, Якутиядән урманчы Варвара Устинова, Мәскәүнең "Современник" театрының сәнгать җитәкчесе Галина Волчек лаек дип табылган.

Искәртеп үтик, Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен Владимир Путин 2013 елда гамәлгә куйган. Ел саен Путин кулыннан бүләкне 5 лауреат кабул итеп ала. Минтимер Шәймиевка Россиянең Хезмәт Герое исеме Татарстанда беренчеләрдән булып бирелде.