Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта "Климов” Акционерлык җәмгыятендә булды

"Климов"оешмасы "Берләшкән двигатель төзү корпорациясе” АҖ составына керә.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Санкт-Петербургтагы эш сәфәре кысаларында "Климов” АҖ предприятиесендә булды. Әлеге хәбәрне ТР Президентының матбугат хезмәте җиткерә.

"Климов" АҖ - илнең  газ турбиналы двигательләр җитештерә торган, алдынгы предприятиеләренең берсе. Ул “Миль" һәм "Камов" маркалы күпчелек вертолетларга двигатель ясау, серияле җитештерүне тәэмин итү, сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә. Шулай ук хәрби авиациядә кулланыла торган реактив двигательләр чыгара.

"Климов"оешмасы "Берләшкән двигатель төзү корпорациясе” АҖ составына керә. Соңгысы "Оборонпром" берләшкән сәнәгать корпорациясенең бүленеп чыккан компаниясе.

Бүген "Климов" предприятиесе эшчәнлеге шәхси җайланмалар эшләүнең тулы бер циклын колачлый, шул исәптән, сатып алынганнан соң да заманча система ярдәмендә хезмәт күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов предприятиенең җитештерү цехларын карады, җыю цехында булды. Биредә Татарстан башлыгына перспектив проектлар турында сөйләделәр.

Оешма эшчәнлеге белән "Климов" АҖ башкарма директоры Александр Ватагин таныштырды.

Җитештерү мәйданнарын караган вакытта, Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Ватагин интеграция һәм кооперация мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Исегезгә төшерәбез, "Климов” АҖ шулай ук Казан вертолет заводы (КВЗ)" өчен двигательләр җитештерә.

Рөстәм Миңнехановка "Икеяклы (дуаль) белем бирү” проектының өстенлекләре турында сөйләделәр. Аның нигезендә сәнәгатьнең югары технологияле тармаклары таләбенә туры килүче эшче кадрлар эзерләнә.

Мондый белем бирү барышында булачак хезмәткәр теоретик белемнәрне мәгариф оешмасында алса, практик яктан предприятиедә ныгый. Дуальукыту формасы студентларга да, эш бирүчеләргә дә уңайлы. Укучы һөнәре турында барлык кирәкле мәгълүматны ала, ә предприятие эш тәҗрибәсе булган чыгарылыш студентын эшкә урнаштыра.

"Климов"АҖ белән танышуның ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр авиация двигательләре тарихы музеенда булды.

Белешмә өчен: "Климов"АҖ – илнең авиатөзелеш тармагындагы зур тарихлы, дөньякүләм билгеле предприятие. Аның эшчәнлеге император Николай II карары нигезендә 1914 елның 20 октябреннән башлана.