Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Санкт-Петербургка килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән бүген иртән Санкт-Петербургка килде.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Санкт-Петербургка килде. Рөстәм Миңнехановны “Пулково” халыкара аэропортында Санкт-Петербургның вице-губернаторы Сергей Мовчан, Санкт-Петербург политехника университеты ректоры Андрей Рудской һәм башка рәсми затлар каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов төньяк башкалага эшлекле сәфәр кысаларында “Климов”, “Нева заводы”, “Компьютер инжиниринг үзәге” һәм башка предприятиеләрдә һәм фәнни җитештерү үзәкләрендә булачак.

Татарстан Президенты шулай ук Санкт-Петербург политехника университетында булып, уку йортының югары квалификацияле инженер кадрлар әзерләү эшчәнлеге белән танышачак. Биредә Татарстаннан укучы студентлар белән очрашу да ниятләнелгән. Бөек Петр Санкт-Петербург политехника университеты вәкилләре Татарстан Президентын перспективалы юнәлешләр эшчәнлеге белән таныштырачак һәм презентацияләр булачак.

Югары уку йортында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар яшьләрнең фәнни-техник иҗат экспозициясе белән танышырга һәм Россиядәге иң куәтле супер компьютер үзәкләренең берсе саналган үзәктә булырга ниятли.