news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда төзелеш сроклары өзелүне булдырмаска чакырды

Республикада планлаштырылган торакның дүрттән бер өлеше файдалануга тапшырылган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда төзелеш сроклары өзелүне булдырмаска чакырды
http://president.tatar.ru/

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада бара торган төзелеш срокларын өзүгә юл куярга ярамаганын искәртте. Ул бу хакта Хөкүмәте Йортында төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтә режимында узган традицион киңәшмәдә әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов сүзнең социаль объектларны да, торак йортларны да төзү турында баруын искәртте. «Үз фатирларын көткән кешеләр аларны вакытында алырга тиеш. Килеп туган икътисади вазгыятьтә подрядчы компанияләрнең аякта нык торуына инанырга кирәк», — диде Татарстан Президенты.

27 мартка булган мәгълүматларга караганда, республикада торак төзелеше программалары буенча 780 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылган күләмнең 26,2 процентын тәшкил итә, диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 20,5 мең квадрат метр мәйданлы 363 фатирлы 11 йорт төзелгән. Бу планның 7,5 проценты. Соңгы ике атна эчендә Дәүләт торак фонды инвестицион программасы буенча йортлар файдалануга тапшырылмады, диде Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Инвестицион программаның калган 119 объектыннан 98,2 мең квадрат метр мәйданлы 52 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 104,8 мең квадрат метр мәйданлы 38 йорт әзерлекнең уртача, ә 50,1 мең квадрат метр мәйданлы 29 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.

Инвестицион торак программасы буенча планлаштырылган 1 млн 317,2 мең квадрат метр мәйданлы күп фатирлы 177 йортның 341,5 мең квадрат метр мәйданлы 45 йорты файдалануга тапшырылган. Бу - планның 25,9 проценты. Бер атна эчендә 1,5 мең квадрат метр мәйданлы бер күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

Нигездә, бу эскроу-счетларсыз — иске кагыйдәләр буенча торак-өлешчеләр акчасына, төзүчеләрне турыдан-туры җәлеп итеп төзелгән йорт, дип аңлатты докладчы. Үз чиратында, 1 млн 388,2 мең квадрат метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йортның 417,9 мең квадрат метрлы 3214 йорты инде файдалануга тапшырылган, бу планның 30,1 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100