news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре уеннарын оештыру комитеты составына керде

Ярышлар август ахырында Казанда узачак.

Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре уеннарын оештыру комитеты составына керде
Рамиль Гали

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 20-27 августта Казанда узачак БДБ илләренең беренче уеннарының оештыру комитеты составына керде. Бу хакта Россия Хөкүмәте карарына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Оештыру комитетын Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко җитәкләячәк, аңа шулай ук Россия спорт министры Олег Матыцин да керә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, Казанда БДБ илләре уеннарына әзерлек штатлы режимда бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100