Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икъдисад министры “КАМАЗ” ААҖдә булды

Алар җитештерү корпусларын карап йөрде

 (Казан, 28 март, “Татар-информ”). Чаллыда “КАМАЗ”ААҖ нең җитештерү мәйданнарын кичә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зейбекчи карап йөрде. Кунаклар белән бергә ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тә булды.

Автоградка сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Нихат Зейбекчи “ЦФ КАМА” ҖЧҖ нең җитештерү корпусларын, “КАМАЗ” ААҖнең фәнни-техник үзәген, уртак предприятиене, шулай ук “Мастер” Кама индустриаль паркы мәйданчыгын күздән кичерде, дип хәбәр иттеләр әлеге акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәгеннән.