Россия Украинада дислокацияләнгән һәм РФ армиясе ягына күчмәгән частьларда калган коралларны тапшырачак

РФ Президенты Владимир Путин Россия оборона министры Сергей Шойгуга шул хакта бойрык бирде

 (Казан, 28 март, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия оборона министры Сергей Шойгуга, Кырымда дислокацияләнгән һәм Россия армиясе ягына күчмәгән хәрби подразделениеләрнең калган коралларын һәм хәрби техникасын Украинага тапшыра башларга боерды.

Оборона министрлыгы җитәкчесе офицерлар белән аларны яңа вазыйфаларга билгеләү һәм чираттагы хәрби исем бирү уңаеннан очрашуда дәүләт башлыгына доклад белән мөрәҗәгать итте. Ул: “Украина Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә теләк белдергән армия бүлекчәләрен оешкан төстә чыгару тәмамланды”, - дип белдерде.
“Россия армиясе ягына чыккан бөтен корабльләрдә һәм бүлекчәләрдә дәүләт символикасын алыштыру эше тәмамланды. Украина дәүләт символикасына тискәре мөнәсәбәт актлары күзәтелмәде”, - дип билгеләп үтте С.Шойгу.

Ул Югары Башкомандующийга мөрәҗәгать итте: “Сездән коралларны һәм хәрби техниканы Украинага тапшыру эшенә керешергә рөхсәт сорыйм”. Ул Президент соравына, сүз “корабльләр составы һәм авиация турында да бара", дип искәртте.

“Риза, үтәгез”, - дип белдерде Владимир Путин, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.