Игорь Васильев Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең җитәкчесе итеп билгеләнгән

Бу хакта ведомство коллегиясендә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов хәбәр итте

 (Казан, 28 март, «Татар-информ»). Наталья Антипина урынына Игорь Васильев Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең җитәкчесе булачак. Бу хакта ведомство коллегиясендә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов хәбәр итте, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

“РФ Хөкүмәтенең 27 нче марттагы карары белән Васильев Игорь Владимирович Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнде”, - диде ул.

Шувалов сүзләренчә, Наталья Антипина әлеге вазыйфада үзен яхшы яктан күрсәткән. “Ул безгә башка мөһим участокка кирәк, без аны башка юнәлешкә алабыз”,  диде.

Беренче вице-премьер ассызыклап үткәнчә, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенә Федераль салым хезмәте белән эшчәнлеккә басым ясарга кирәк.