news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов сайлау комиссиясендә Шаһиәхмәтов урынына кандидат сайларга кушты

Кандидатурага бәйле тәкъдимнәр 2020 елның 13 мартына кадәр кабул ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов сайлау комиссиясендә Шаһиәхмәтов урынына кандидат сайларга кушты
tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Аппаратының Территорияләр белән эшләү идарәсенә хәлиткеч тавыш хокукы белән республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы кандидатурасына бәйле тәкъдимнәр тупларга һәм аларны гомумиләштерергә йөкләмә бирде. Тәкъдимнәр җыю өчен хәбәр мәгълүмат чараларында дөнья күрәчәк. ТР Президенты имзалаган боерыкта шул хакта сүз бара.

«Вакантлы урынга хәлиткеч тавыш хокукы белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы кандидатурасы буенча тәкъдимнәр кабул итү турында хәбәр тестын расларга һәм аны „Ватаным Татарстан“ һәм „Республика Татарстан“ газеталарында бастырып чыгарырга», диелә документта.

Расланган хәбәр текстында күрсәтелгәнчә, кандидатлар буенча барлык тәкъдимнәр тиешле документлар белән ТР Президенты Аппаратында 2020 елның 13 мартына кадәр кабул ителәчәк.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисад министры итеп билгеләнгән ТР Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовны вазифаларыннан азат итү турындагы указны имзалады. Элеккеге министр Фәрит Габделганиев ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, кадрлар үзгәрешенә аңлатма биреп, Шаһиәхмәтовның әлеге вазифага билгеләнүе икътисад өлкәсендәге яңа бурычлар белән бәйле булуын искәртте. Яңа министрның төп бурычы – республика икътисадының ел саен 5 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100