news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ләм басуларын бетереп, Идел буенда ял зонасы ясау бурычын искәртте

«Илкүләм проектлар — өстәмә ресурслар, алар без күз алдына да китермәгән бурычларны хәл итәргә булыша», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов ләм басуларын бетереп, Идел буенда ял зонасы ясау бурычын искәртте
tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда ләм басуларын рекультивацияләп, Идел буенда рекреация зонасы ясау бурычы тора. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының 38 нче сессия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Ул 12 илкүләм проект гамәлгә ашырылуын искәртте. «Илкүләм проектлар — өстәмә ресурслар, алар без күз алдына да китермәгән бурычларны хәл итәргә булыша. Ләм басулары — чын экологик бомба. Иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп, ничек итеп Идел буенда 100 гектар җирне файдалы территориягә әйләндереп, рекреация зонасы ясау турында уйлыйбыз», — диде Президент.

Ул бу мәсьәләләрне хәл итәргә Иделне сәламәтләндерү программасы мөмкинлек бирүен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100