Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда 297 оешманың түбән хезмәт хакы түләвен әйтте
"МРОТ түбән булса, закон бозу дигән сүз», — дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда 297 оешма МРОТтан (хезмәт хакының минималь күләме) түбәнрәк эш хакы түли. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының 38нче сессия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Иң мөһиме — тормыш сыйфаты, ул керемгә бәйле. Мохит бар, ләкин керем, эш урыннары булмаса, вазгыять уңай булмаячак», — диде. Президент Илбашы Владимир Путинның ярлылыкны ике тапкыр киметү бурычы куйганын искәртте.
«Шәһәрдә уртача хезмәт хакы республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак. Шулай да 297 оешма МРОТтан түбәнрәк эш хакы түли. МРОТ түбән булса, закон бозу дигән сүз», — дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул 7 мең 997 балалы гаиләнең җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булуын әйтте. «Анализ ясарга крәк, бәлки, ниндидер чаралар белән вазгыятьне үзгәртә алыр идек», — диде.
«Бик яхшы эшлисез, эшегез бөтен илгә үрнәк. Депутатлар корпусы, команда профессиональ, ләкин әле резервлар бар», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов бәя биреп.
Ул Казанның илнең уңайлы шәһәрләренең берсе булуын, соңгы ун ел эчендә күп эш башкарылганын искәртте. «Күп эшлибез кебек, ләкин безне һаман тәнкыйтьлиләр» дигән позиция дөрес түгел. Халык тиз күнегә, аларның өметләре безнең мөмкинлекләрдән югарырак. Безнең алга таба эштә кертерлек резервлар күп», — диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз