news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан эшмәкәрләрен борчыган сорауларга игътибар арттыруны сорады

«Сәбәпләрен ачыкларга, ярдәм итү мөмкинлеген карарга кирәк», - диде Президент.

 Рөстәм Миңнеханов Казан эшмәкәрләрен борчыган сорауларга игътибар арттыруны сорады
tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан эшмәкәрләрен борчыган сорауларга игътибарны арттыруны сорады. «Бу сигналлар безне борчырга тиеш», — диде ул Казан шәһәре Думасының 38 нче сессия утырышында.

Административ барьерларны киметү буенча күп мәсьәләләр хәл ителсә дә, проблемалар шактый булуын әйтте. «Эшмәкәрләрнең 65 проценты компанияләренең кереме кимүен әйтә. Сәбәпләрен ачыкларга, ярдәм итү мөмкинлеген карарга кирәк. Аларның 37 проценты штат санын кыскарткан, 33 проценты киметергә җыена. Бу сигналлар безне борчырга тиеш», — диде.

Президент сүзләренчә, эшмәкәрләрнең 60 проценты бизнес алып бару шартлары начарайганын әйткән. 59 проценты аренда бәясе югары булуы комачаулаганына, 30 проценты дәүләт хезмәтләре күрсәтелүдә кыенлыкларга зарланган.

«Без һәрвакыт алар белән элемтәдә булырга тиеш. Эшмәкәрләр активлары, исеме белән үзен куркыныч астына куя, шуңа бу категориягә максималь ярдәм кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100