news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан шәһәре Думасы утырышында катнашачак һәм «Ак Барс» белән очрашачак

Татарстан Республикасы Президентына 2019 елда «Татнефть» инвестиция программасының үтәлеше турында сөйләячәкләр.

Миңнеханов Казан шәһәре Думасы утырышында катнашачак һәм «Ак Барс» белән очрашачак
tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 2019 елда республика башкаласының ничек үсүе турындагы докладларны тыңлый, шулай ук КХЛ плей-оффы башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккейчыларына теләкләрен җиткерәчәк. Бу хакта «Татар-информ»гаТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә булачак, ул шәһәр Ратушасында узачак. Көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән Казан Мэрының 2019 елда хакимият органнары эше һәм агымдагы елга бурычлар турында хисабы.

Сессиядән соң Татарстан Президенты «Ак Барс» хоккей клубының тренировка базасында булырга планлаштыра, анда аның уенчылар һәм команданың тренерлар штабы белән очрашуы планлаштырылган. Республика җитәкчесе КХЛ плей-офф сериясе башланыр алдыннан хоккейчылар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясар дип көтелә. Кичә «Ак Барс» уенчылары, лаеклы уен күрсәтеп, «Салават Юлаев»ны 3:2 исәбенә отты.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты «Татнефть» Директорлар советы утырышын уздырачак, анда 2019 елда компаниянең инвестицион программасының үтәлеше, шулай ук башка мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг»ның Директорлар советы утырышында берничә доклад тыңлаячак. Республика җитәкчесенә химия сәнәгате һәм биотехнологияләр өлкәсендә берничә перспектив проект тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, утырышта «Мәктәп 21» проектын тәкъдим итү булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100