Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырды

ТР Президенты сүзләренчә, ассоциация уңышлы эшли һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирешә

 (Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты - Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Красноярск икътисади форумы кысаларында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырды. Утырышта шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Аркадий Дворкович белдергәнчә, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлеге аның нәтиҗәләре һәм планнары турында сөйләшүгә лаек. Вице-премьер фикеренчә, инновацияләрнең уңышы иң яхшы тәҗрибәләрнең ничек тиз таралуыннан да тора. “Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенә лидер төбәкләр керә, һәм сез, шул исәптән үз тәҗрибәгезне, башка төбәкләргә дә таратырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте А.Дворкович ассоциация вәкилләренә.

Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник агымдагы бурычлар турында кыскача сөйләде. Бу, аерым алганда, сәнәгать-инновацион кластер идеяләрен федераль дәрәҗәдә алга җибәрү. Комитетларның җитәкчеләре үз чыгышларында эшчәнлекләре һәм комитетларның планнары турында хәбәр итте.

Утырышка йомгак ясап, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ассоциация уңышлы эшли һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирешә. Бу утырыш нәтиҗәләре буенча Р.Миңнеханов, катнашучылар әйткән тәкъдимнәрне исәпкә алып, беркетмә әзерләргә кушты.

“Без ассоциация эшенең системалы эшчәнлеккә корылуына инандык, анда барлык төбәкләр катнаша, һәр тема җентекләп карала”, - диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович. Ул Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе белдергән кайбер тәкъдимнәрне федераль дәрәҗәдә карарга ышандырды.