Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык җитәкчесе Анатолий Ледовских бүген Казанга килә

Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык җитәкчесе Анатолий Ледовских бүген Казанга килә

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Альбина Фахрисламова). РФ Табигый ресурслар министрлыгының Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе Анатолий Ледовских эш визиты белән бүген кич Казанга килә.

Яңа төзелгән ведомство башлыгы итеп Анатолий Ледовских узган елның мартында билгеләнгән иде. Аңа кадәр ул дәүләт резервлары буенча Россия агентлыгы генераль директоры урынбасары вазифаларын башкарды (Росрезерв).

А.Ледовскихның Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановлар белән очрашуы, шулай ук Татарстанда җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча хөкүмәт киңәшмәсендә һәм “Татнефть” ААҖендә геологик эзләнү эшләре һәм нефть запаслары хәле турындагы киңәшмәдә катнашуы планлаштырыла.