14 апрельдә Татарстан Дәүләт Советының 10 еллыгын бәйрәм итәләр

14 апрельдә Татарстан Дәүләт Советының 10 еллыгын бәйрәм итәләр

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Татарстан Дәүләт Советының 10 еллыгын бәйрәм итү 14 апрельгә билгеләнгән. Бу турыда бүген Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Мари Эл республикасының законнар чыгару органнары белән парламентара хезмәттәшлек турында килешүгә имза кую тантанасында рәсми рәвештә игълан итте.

1994 елның 30 ноябрендә ТР Югары Суды Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертте, аерым алганда, республиканың югары вәкиллекле органына яңа исем һәм яңа статус куйды. Ул Татарстан Республикасының Дәүләт Советы дип аталды һәм Конституциядә республика парламенты, дәүләт хакимиятенең югары вәкиллекле, законнар чыгару һәм контроль органы буларак билгеләнде.

ТР Дәүләт Советының 10 еллыгына багышланган чараларда парламентның өч чакырылыш депутатлары да катнашыр, дип көтелә. Республиканың югары вәкиллекле органының узган ун еллыктагы закон чыгару эшчәнлегенә бар яклап бәя биреләчәк.