news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Австриянең Bertsch холдингы вәкилләре белән очрашты

Хәләл маркасы белән җитештерелгән продукция дә актуаль юнәлеш булып тора.

Рөстәм Миңнеханов Австриянең Bertsch холдингы вәкилләре белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Bertsch (Австрия) холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыруда, терлекчелек продукциясен эшкәртү, шулай ук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Bertsch холдингы президенты һәм хуҗасы Хуберт Берч гаилә предприятиесе буларак эшли һәм 1925 елдан башлана торган бизнес турында кыскача гына сөйләде. Бүгенге көндә компаниянең 400 хезмәткәре бар, 20 офис һәм вәкиллеге, 1 эшләп килүче заводы бар.

Энергетика өлкәсендәге тәҗрибә турында сөйләгәндә, ул компаниянең каты ягулыктагы җылылык электростанцияләре, табигый газдагы җылылык электростанцияләре һәм сыек ягулыктагы җылылык, технологик процессларны һәм аппаратларны утильләштерү системалары җитештерә, дип билгеләп үтте. Bertsch азык-төлек тармагында ит һәм казылык җитештерү өчен җайланмалар, сөт эшкәртү, сырлар җитештерү өчен җиһазлар җитештерү һәм китерү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләренә республикага карата кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан предприятиеләренең Bertsch белән терлекчелек продукциясен эшкәртү, бигрәк тә сөтчелек юнәлешендә хезмәттәшлек итү белән кызыксына.

Татарстан бүген – илдә иң зур сөт җитештерүчеләрнең берсе, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, сөт эшкәртү һәм сыр җитештерү буенча махсуслашкан предприятиеләр Bertsch холдингы белән хезмәттәшлек итәләр инде.

Хуберт Берч, үз чиратында, шулай ук искә төшергәнчә, соңгы 15 елда компания Россиядә 18 сыр заводы төзегән һәм модернизацияләгән.

Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында бүгенге очрашуның мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. Bertsch – югары технологияле компания, диде Рөстәм Миңнеханов, безнең предприятиеләргә сөт эшкәртүнең яңа, югарырак күләменә чыгу, шулай ук башка юнәлешләрдә камилләшү мөһим.

Татарстан Президенты фикеренчә, хәләл маркасы белән җитештерелгән продукция дә актуаль юнәлеш булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100