Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казан вертолет заводында булды

Делегацияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде

(Казан, 28гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген гадәттән тыш хәлләр министры Кәмаледдин Гейдаров җитәкчелегендәге Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казан вертолет заводында булды. Делегацияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
Кунакларга Казан вертолет заводы продукциясе – Ми-8, Ми-17, “Ансат” вертолетларының төрле модельләре, шулай ук боралакларны коткару хезмәтләре өчен җиһазландыру вариантлары тәкъдим ителде. Делегация әгъзалары заводның җыю цехында эшләнә торган машиналарны карады, биредә үк алар игътибарына Әзербайҗан Хәрби-һава көчләре өчен төзелгән әзер боралакларның берсе – Ми-17 вертолеты тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.