ТР Президенты «Рубин» ФК җитәкчелеге белән очрашты

Сүз клубның агымдагы эшләре турында барды

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Рубин” ФК генераль директоры Владимир Леонов һәм “Рубин” ФК президенты Валерий Сорокин белән очрашты. Сүз клубның агымдагы эшләре турында барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов “Рубин” ФК теренерлар штабын һәм уенчылар составын комплектацияләү буенча соңгы тәкъдимнәрне әзерләргә кушты.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, озак еллар дәвамында “Рубин”ның баш тренеры булып эшләгән Корбан Бердыевны лаеклы рәвештә озатырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, Корбан Бердыев “Рубин” ФК үсешенә әһәмиятле өлеш кертте, ул барында команда зур җиңүләргә лаек булды.