2013 нче елда ТРда хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше 2,4 процент тәшкил иткән

“Бу бик әз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов бүгенге ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында

 (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет вәкилләре ТР сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чаралары турында сөйләштеләр. Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов утырышны ачканда билгеләп үткәнчә, республика икътисадында вазгыять гади түгел. Булган тенденцияләрне исәпкә алып, 2013 нче елда тулай төбәк продукты күләме 2012 нче ел дәрәҗәсеннән 2 процентка артачак. Сәнәгать производствосы индексы, 2012 нче ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 101,2 процент булчак.
Әлеге шартларда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм сәнәгать өчен югары квалификацияле кадрларны әзерләү мөһим бурычлар булып тора, дип белдерде ТР Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда ТРда хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше 2,4 процент тәшкил итә, һәм бу бик әз. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ачыклык керткәнчә, бүген хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темпы реаль хезмәт хакы үсешеннән калыша.
ТР сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге турында төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше тармаклары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлегенә анализ ясалган.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен, продукциянең үзкыйммәтен киметергә, аның сыйфатын арттырырга, шулай ук производство күләмен арттырырга кирәк. Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше тармагының 87 зур предприятиесеннән 48е тотрыклы рәвештә эшли, 27сендә хезмәт җитештерүчәнлеге кимегән, 12сендә түбән хезмәт җитештерүчәнлеге күзәтелгән.
Хезмәт җитештерүчәнлеге дәрәҗәсенең кимүенә тышкы һәм эчке факторлар йогынты ясый. Равил Зарипов тышкы факторлар арасында тышкы базарда продукциягә ихтыяҗның кимүен, кайбер экспорт позицияләргә дөнья бәяләренең кимүен, эчке факторлардан – энергия йөртүчеләргә һәм транспорт хезмәтләренә тарифларның артуын, мораль һәм физик яктан җиһазларның, технологияләрнең тузганлыгын, югары квалификацияле кадрларның булмавын әйтте.
Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, химия, нефть химиясе, машина төзелеше тармаклары предприятиеләре өчен, 2014 нче елга хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чаралары буенча “юл картасы” эшләнгән һәм расланган.
Машина төзелешендә кайбер предприятиеләр хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше темпын саклый, шул исәптән, оборона-сәнәгать секторы предприятиеләре. Равил Зарипов үсеш нокталары буларак, “Мастер” Кама индустриаль паркын (ел нәтиҗәләре буенча, 30 млрд.сум күләмендә продукция чыгару көтелә), “Алабуга” МИЗн (30 млрд.сумнан артык), “Химград” технополисын (15 млрд. руб.) атады.
Равил Зарипов сүзләренчә, 2016 нчы елга ТРда машина төзелешендә хезмәт җитештерүчәнлеген 1,7 тапкырга арттыру көтелә, нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә - 2 тапкырга.
Равил Зарипов хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен кораллар сыйфатында инновацион икътисадның үсешен һәм гомуми күләмдә инновацион продукциянең өлешен арттыруны, Лин-технологияләрен (Lean Thinking), ERP-системасын һәм SAP-программаларын куллануны, энергияне сакчыл куллану программасын тормышка ашыруны, персоналның квалификациясен даими рәвештә арттыруны атады.
Энергияне саклау технологияләрен куллану турында доклад белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “Энергияне саклау технологияләре үзәге” идарәсе рәисе директоры Евгений Мартынов чыгыш ясады.

Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм лин-технологияләрен куллану хисабына производствоның конкурентлыгын арттыру турында “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин сөйләде. Ул, предприятиенең конкурентлыгын арттыру өчен, түбәндәге чараларны билгеләде: инновацияләр куллану, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, производство чыгымнарын киметү, персоналны мәҗбүри рәвештә укыту.
Предприятиеләрдәге вазгыять турында доклад белән “Нижнекамскнефтехим” ААҖ генераль директоры Олег Нестеров, “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ генераль директоры Дамир Шамсин чыгыш ясады.
Төбәкнең һәм андагы предприятиеләрнең конкурентлыкка мөмкинлеген арттыру принциплары турында “Леонтьев үзәге” генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча чыганак үзәге директоры Борис Жихаревич сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.