^Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышында катнаша

^Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышында катнаша

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бу минутларда Зур Кремль сараенда РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә Россия Дәүләт Советы утырышы уза, анда өстенлекле милли проектларны чынга ашыру буенча беренчел чаралар буенча фикер алышына.

"РИА-Новости" хәбәр итүенчә, Дәүләт Советының өченче һәм соңгы утырышы милли проектларны чынга ашыруга багышланган. Искә төшереп үтәбез, 5 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин дүрт милли проектны – “Хәзерге сәламәтлек саклау”, “Сыйфатлы белем бирү”, “Сатып алырлык торак”, “Нәтиҗәле авыл хуҗалыгы” - чынга ашыру инициативасы белән чыкты. Бюджеттан тыш фондлар һәм дәүләт гарантиясе тарафыннан бирелә торган акчаны исәпкә алып, бу проектларның чыгымнары 180 миллиард сум тәшкил итә.

Россия Президенты үз җитәкчелегендә Проектларны чынга ашыру буенча совет оештырган. Владимир Путин Советның беренче утырышын 29 ноябрьдә үткәрде һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча гамәли адымнар ясауга зур игътибар бирде. Аның нәтиҗәләре буенча РФ Президенты бурычлар исемлеген раслады һәм җаваплы кешеләрне билгеләде. Алар арасында - РФ Премьер-министры Михаил Фрадков, РФ беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Михаил Зурабов, РФ Финанслар министрлыгы башлыгы Алексей Кудрин һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Андрей Фурсенко.