news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Медицина өлкәсендә яңа технологияләр системаны тамырдан үзгәртә

Казанда «Медицинада цифрлы технологияләр» конференциясе узды.

Рөстәм Миңнеханов: Медицина өлкәсендә яңа технологияләр системаны тамырдан үзгәртә
tatarstan.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәламәтлек саклау өлкәсендә бүгенге технологияләр системаны тамырдан үзгәртә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Медицинада цифрлы технологияләр» конференциясендә шулай дип белдерде.

Ул бүген Казанда даруларны өйгә китереп бирә торган беренче электрон даруханә ачылуны искәртеп, якын арада республика халкын дарулар белән тәэмин итүдә зур эш башкарылачагын әйтте. Президент сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләрне Татарстан актив кертүен билгеләп узды.

«Бүгенге технологияләр системаны тамырдан үзгәртәләр. Перифериядәге дәвалау учреждениеләрендә дә пациентлар өчен үзәк медицина оешмаларындагы кебек үк сыйфат дәрәҗәсен булдырырга мөмкинлек бирә», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент бүгенге шартларда сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре үзләрен аеуча курыныч астына куйганнарын искәртте. «Бүген сәламәтлек саклау өлкәсе киеренке режимда эшли, без моны аңлыйбыз. Үзегезне саклагыз», — дип мөрәҗәгать итте табибларга.

РФ Хөкүмәте Рәисенең элекке урынбасары, Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец пандемия бүген мәгълүмати технологияләрне алга чыгарганын ассызыклады. «Республика җитәкчелеге халык сәламәтлегенә бик игътибарлы, шуңа күрә даруларга заказ биреп була торган беренче хабны да биредә ачабыз. Бүген күп кенә илләр онлайн хезмәтләр кертте», — диде.

Конференциядә катнашучылар табибларга эшендә ярдәм булырдай цифрлы медицина мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев клиникада төрле катлаулы очраклар турында башка төбәкләр белән дә элемтәгә кереп булырлык ситуацион үзәк эшләвен, ясалма интеллект программалары сыналуын әйтте.

«Ситуацион үзәк ресурслары теләсә кайсы вакытта Татарстанның теләсә нинди аппаратына чыгып, андагы сурәтләргә анализ ясарга, дөрес карар кабул итәргә мөмкинлек бирә», — диде. Баш табиб, шулай ук, хастаханәдә медицина карталарын тавыш белән тутыру программасы да сыналганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100