ТР Президенты 2013 нче елга фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләре турындагы Указны имзалады

ТР Дәүләт премияләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия тәкъдиме нигезендә фән һәм техника өлкәсендә сигез премия тапшырыла

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “2013 нче елга фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшыру турындагы” Указны имзалады.

ТР Дәүләт премияләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия тәкъдиме нигезендә, фән һәм техника өлкәсендә сигез премия тапшырыла, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Бу премия ел саен ТР Президенты тарафыннан, гуманитар, табигать фәннәре һәм техник фәннәр үсешенә әһәмиятле өлеш керткән, яңа технологияләр эшләгән һәм аларны кулланылышка керткән, билгеле бер производство нәтиҗәләре өчен, бирелә.

Указ тексты рәсми рәвештә ММЧда басылачак.