Шәфәгать Тәһаутдинов “Татнефть” генераль директоры постыннан китүенең сәбәбен атады

“Мин бүген тыныч күңел белән китәм”, - диде ул

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Шәфәгать Тәһаутдинов “Татнефть” ААҖ генераль директоры постыннан китү турындагы карарны уйлап кабул иткән. Бу хакта ул “Татар-информ” МАна эксклюзив әңгәмәдә белдерде.

“Татнефть” ААҖнең элеккеге җитәкчесе сүзләренчә, ул китү турында уйлаган булган, ләкин аның бораулау комплексын модернизацияләү, битумлы урыннарны эшкәртү, “ТАНЕКО” комплексының мөһим этапларын тәмамлау һ.б. буенча башланган инновацион проектларны “аякка бастырасы” килгән.

“Мин бүген тыныч күңел белән китәм”, - диде ул.

Тулырак мәгълүматны ATI-Times бүлегендә укыгыз.