Рөстәм Миңнеханов кышкы сезонга әзерлек буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткән кышкы сезонга әзерлек буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
РФ Хөкүмәте башлыгы киңәшмәне ачканда билгеләп үткәнчә, Россиядә кышкы чорда кешеләрнең яшәү шартлары кышкы сезонга яхшы әзерләнүдән тора. Дмитрий Медведев сүзләренчә, агымдагы елда кышка әзерлек буенча вазгыять берничә проблема белән катлауланды, аерым алганда, Ерак Көнчыгышта су басу. “Гомумән алганда, вазгыять контрольдә тотыла, без проблеманы хәл итә алдык, ләкин бик җитди чаралар кирәк булды”, - дип ассызыклады Д.Медведев.
РФ Премьер-министры башка проблемалар арасында төньяк елгаларның бик иртә саегуын һәм нәтиҗә буларак, навигациянең иртә тәмамлануын атады. Нәтиҗәдә, төньяк урыннарны тәэмин итү планы тулысынча башкарылмады.
Д.Медведев хәбәр иткәнчә, кышка 2,5 млрд. кв. метр торакны әзерләү таләп ителгән. Тулаем алганда, илдә әлеге план үтәлде, ләкин билгеләнгән вакытта эшне төгәлли алмаган төбәкләр дә бар. Котельныйлар белән хәл дә тотрыклы – илдә 74 мең котельный эшли.
РФ Премьер-министры сүзләренчә, ягулык запасы буенча хәл - нормаль – күмер запасларын булдыру буенча план якынча 1 млн. тоннага алга китеш белән тормышка ашырыла, сыек ягулык буенча – 160 мең т.
Дмитрий Медведев тискәре факторларның берсе буларак, үткән ел белән чагыштырганда, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең ягулык һәм электр энергиясе өчен бурычларының артуын атады. Хәзер ул 113 млрд. сум тәшкил итә. Җылылык производствосы белән проблемалар булмаска тиеш – барлык җылылык белән тәэмин итү объектлары әзерлек паспортларын алган.
“Тулаем алганда, ил буенча вазгыять тотрыклы, ләкин кайбер төбәкләрдә җитәкчеләр кимчелекләрне бетерүгә көч куярга тиеш”, - диде РФ Хөкүмәте башлыгы.
РФ торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень хәбәр иткәнчә, илдә торак фондының кышка әзерлеге 99,9 процентны тәшкил итә, котельныйларның һәм суүткәргечләрнең әзерлеге – 100 процент, җылылык челтәрләренең әзерлеге - 99,9 процент.

Төбәкләрнең, кышкы сезонга әзерлек өчен, 301,7 млрд сум бүлеп бирүе планлаштырылган булган. 1 нче ноябрьгә 88,3 проценты финансланган.
РФ энергетика министры Александр Новак һәм Ерак Көнчыгыш үсеше буенча министр Александр Галушка доклад белән чыгыш ясады. Кышка әзерлек вакытында проблемалар барлыкка килгән төбәк җитәкчеләре видеоконференция режимында элемтәгә чыкты.