news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Татнефть»нең Директорлар советы утырышын уздырды

Утырышта катнашучылар карбон эзен киметү буенча компаниянең стратегик инициативаларын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны тыңлады. 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть»гаммәви акционерлык җәмгыятенең Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта 2021 елның 9 аенда компаниянең бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар, агымдагы елның ноябренә бюджетны расладылар.

Утырышта катнашучылар карбон эзен киметү буенча компаниянең стратегик инициативаларын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны тыңлады. 

Директорлар советы, климат үзгәрүне булдырмау максатларын исәпкә алып, КПЭ системасын компаниягә кертү һәм аның мотивация системасы белән интеграцияләнүен хуплады.

Моннан тыш, Директорлар советында 2022 елга «Татнефть» төркеменең финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразы каралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100